Тернәкләндерү курсына төркемле сулыш гимнастикасы, күкрәк читлеге массажы, коры углекис ванналары һәм физиотерапия керә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). Татарстанда COVID-19 белән авырып алган кешеләр өчен тернәкләндерү курсы гамәлгә кертелә. Тернәкләндерү терапиясе өчен Казанның ике медицина учреждениесе - 7-нче шәһәр поликлиникасы һәм сугыш ветераннары өчен госпиталь пилот мәйданчыклары булды.
15-нче июньнән атнага өч тапкыр әлеге медицина учреждениеләре базасында дәвалау физкультурасы буенча дәресләр уздырыла. Һәр төркемдә тернәкләндерүдә катнашучылар саны 5 кешедән артмый. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, тернәкләндерү курсына төркемле сулыш гимнастикасы, күкрәк читлеге массажы, коры углекис ванналары һәм физиотерапия керә.
Тернәкләндерү программасында әлеге сәламәтлек саклау учреждениеләренә беркетелгән шәһәр халкы катнаша башлаган инде. Тернәкләндерү контроль анализлар һәм ЭКГ белән участок табиб-терапевты контролендә уза, дип хәбәр иттеләр «Татмедиа» республика агентлыгында.