Ярышларда ике яшь категориясендә бильярд спортын яратучылар катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). Казанда Өлкәннәр декадасына багышланган рус бильярды буенча турнир узды. Ярышларда ике яшь категориясендә бильярд спортын яратучылар катнашты: 60 яшьтән 70 яшькә кадәр һәм 71 яшьтән өлкәнрәкләр.
Иң яшь спортчы - 1956 елда туган, 40 очко туплаган Камил Сибгатуллин 13-нче урынны алды. 1936 елда туган Игорь Толстой иң өлкән катнашучы булды, ул 71 яшьтән өлкәнрәк спортчылар арасында 9-нчы урынны ала.
60-70 яшьлекләр категориядә Рәис Хәкимуллин 280 очко белән җиңү яулады. Равил Мөбәрәкшин «көмеш»кә ия булды. Өченче урынны Анатолий Грицов һәм Александр Щербаков үзара бүлештеләр.
71 яшьтән өлкәнрәкләр арасында беренче урынны 280 очко белән Юрий Фомин яулады. Икенче урында - Игорь Моратов. Альфред Булатов һәм Альберт Терентьев бронза призерлары булдылар.
Спорт өлеше тәмамланганнан соң, барлык катнашучылар чәй өстәле әзерләнгән табынга җыелды.