Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.04.2023, 09:11

Казанда Җиңү парады 9 нчы майда Меңьеллык мәйданында узачак

Парадта хәрби хезмәткәрләр һәм хәрби училище, кадет сыйныфлары курсантлары, юнармиячеләр һәм суворовчылар катнашачак.

Казанда 9 нчы Май бәйрәме Архангельск һәм Арча зиратларына чәчәкләр салу тантанасыннан башланачак. Җиңү паркында Мәңгелек утка, Тыл хезмәтчәннәре, Әниләр һәм тол хатыннар, шулай ук Совет солдаты һәйкәлләренә чәчәкләр салу оештырылачак.

Бәйрәмнең төп мәйданында – Меңьеллык мәйданында тантаналы программа 9:30 да башланачак. Тамашачылар Казан Кремле диварлары астында урнаша алачак. Иң уңайлы керү урыны – метро станциясе ягыннан «Кремль» һәм яр буе ягыннан.

10:00 сәгатьтә мәйданда Казан гарнизоны гаскәрләре һәм тарихи хәрби техника һәм ретроавтомобильләр узачак. Парадта хәрби хезмәткәрләр, хәрби училище, кадет класслары, юнармия курсантлары һ.б. катнашачак.

Ахырда Казанның җыелма хоры «Җиңү көне» җырын театральләштереп башкарачак.

Бәйрәм программасы Җиңү паркында дәвам итәчәк, анда төрле тематик мәйданчыклар эшләячәк.

12:00 сәгатьтә биредә юнармия курсантлары парады башланачак, ә аннан соң балалар тынлы оркестрларының традицион фестивале «Җиңү фанфарлары» узачак.

14:00 сәгатьтә Бауман урамында концерт һәм фотозоналар белән интерактив программа башлана.

15:00 сәгатьтән парк кунаклары шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышларын күрә алачак. Ә 18:00 сәгатьтә паркта оркестр башкаруында 30-40 нчы еллардагы бию көйләре яңгыраячак.

19:00 сәгатькә казанлыларны кабат Меңьеллык мәйданына чакыралар. Биредә сәнгать осталарының һәм яшьләр төркемнәренең концерт программасы, шулай ук «Җырлый торган Казан» мең кешелек хор чыгышы булачак. Кичке бәйрәм Халык караоке форматында узачак. Бөтен республика тамашачылары аны «Яңа гасыр» телеканалында туры трансляциядә күрә алачак.

Җиңү көне 22:00 сәгатьтә төсле салют белән тәмамланачак, аны Казансу
акваториясеннән күзәтеп булачак.
Барлык яңалыклар