В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда бозлавык саклана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март). Киләсе тәүлектә Казанда болытлы һава, кар, юеш кар, урыны белән бераз буран көтелә.
Көньяк-көнбатыштан уртача тизлек белән исүче җил булачак, көндез юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәрәчәк. Юлларда бозлавык саклана.
Төнлә һаваның минималь температурасы минус 3-5 градус булачак, көндез максималь температура – минус 1-3 градус, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.