В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Начар һава шартлары тәүлек дәвамында сакланачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Синоптиклар Татарстан халкын һава шартларының начараюы турында кисәтә – яңгыр, яшен, җил һәм боз көтелә. Начар һава шартлары 25-нче июнь көнне 21:00 сәгатьтән 26-нчы июнь 21:00 сәгатькә кадәр сакланачак .
Казанда 25-нче июнь кичендә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз явачак, әмма 26-нчы июньгә каршы төндә явым-төшем булмаячак. Көндез һәм кич белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән боз көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан уртача, яшен вакытында тизлеге 15-20 м/с.ка кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы 20-22 градус җылы, иртәгә көндез максималь температура – 32-34 градус булачак.
Тулаем алганда, республикада көндез һәм кич белән яшенле кыска вакытлы яңгыр, урыны белән боз явачак. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүче талгын җил, яшен вакытында 15-20 м/с. ка кадәр кыска вакытлы көчәюе күзәтелергә мөмкин, урыны белән секундына 23 метрга кадәр тизлектә.Төнге сәгатьләрдә һаваның минималь температурасы 17-22 градус җылы, көндез максималь җылылык – 31-36 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Моннан тыш, 26-нчы июньнән 1-нче июльгә кадәрге чорда Татарстанда урыны белән югары янгын куркынычы (4 класс) һәм урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) сакланачак.
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшен һәм көчле җил вакытында биналардан чыгуны чикләргә, балаларны күзәтүсез калдырмаска кирәклеген искә төшерә. Урамда көчле җил булганда, җир асты кичүләрендә яки бина подъездларында яшеренергә кирәк. Көчле җилдән йортларның стеналары, тукталышлар һәм төзелеп бетмәгән биналар янында яшеренергә ярамый, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка түбә ябу материаллары төшүе ихтимал.
Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудыра ала. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Яшен вакытында җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда югары дәрәҗәдә сак булырга кирәк. Автомобильчеләргә йөрүдән баш тартырга киңәш итәләр, чөнки электроника эшендә төзексезлекләр барлыкка килүе ихтимал. Велосипедчыларга шулай ук яшен беткәнне велосипедтан якынча 30 метр ераклыкта көтәргә кирәк.
Мөмкин булганча, якындагы тәүлек эчендә шәһәр халкын ерак араларга йөрүдән баш тартырга чакыралар. Гадәттән тыш хәлләр булган очракта ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин – 101, 112, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ышанычы телефонына түбәндәге номер буенча шалтыратырга мөмкин: +7(843)288-46-96.