Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.07.2021, 17:17

Казанда яшенле яңгыр, боз һәм көчле җил көтелә

Һава шартларының начар булуы төнлә һәм көндез фаразлана.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июль). 14-нче июль көнне Татарстан һәм аның башкаласы территориясендә һава шартларының начараюы көтелә. Республикада яңгыр, яшен, җил һәм боз фаразлана. Һава шартлары төнлә һәм көндез начар булачак.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, чәршәмбе көнне безнең төбәк җылы һәм тотрыксыз һава массасында булачак. Урыны белән яшенле кыска вакытлы яңгыр, җилнең 15-22 м/с ка кадәр көчәюе күзәтеләчәк, кайбер районнарда боз явуы ихтимал. Температура төнлә 14-19 градус тәшкил итәчәк, көндез 30 градуска кадәр җылы булачак.

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшен һәм көчле җил вакытында биналардан чыкмаска, балаларны күзәтүсез калдырмаска кирәклеген искә төшерә. Көчле җил вакытында җир асты кичүләрендә яки бина подъездларында яшеренергә кирәк. Көчле җилдән йортларның стеналары, тукталышлар һәм төзелеп бетмәгән биналар янында яшеренергә ярамый, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшүе ихтимал.

Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил сындырган агач ботаклары зур куркыныч тудыра ала. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

Яшен вакытында җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда югары дәрәҗәдә сак булырга кирәк. Автомобильчеләргә машина йөртүдән баш тартырга киңәш итәләр, чөнки электроника эшендә төзексезлекләр барлыкка килүе ихтимал. Велосипедчыларга шулай ук яшенне велосипедтан якынча 30 метр ераклыкта көтәргә кирәк.

Якындагы тәүлектә шәһәр халкын ерак араларга сәфәрләрдән баш тартырга чакыралар. Гадәттән тыш хәлләр булган очракта ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин – 101, 112, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ышанычы телефонына түбәндәге номер буенча шалтыратырга мөмкин: +7(843)288-46-96.

Барлык яңалыклар