В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез пәнҗешәмбе көнне шулай ук урыны белән бераз яңгыр көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). 16-нчы апрельдә Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Бүген төнлә яңгыр һәм юеш кар явачак, көндез пәнҗешәмбе көнне шулай ук урыны белән бераз яңгыр көтелә.
Көчле көньяк-көнбатыш җиле булачак, төнлә - секундына 15-20 метрга кадәр, көндез - секундына 16 метрга кадәр. Төнлә температура +1-3 градус, көндез +6-8 градус җылы булачак.
Гомумән алганда, республикада аязучан болытлы һава торышы, төнлә яңгыр һәм юеш кар көтелә, көндез 16-нчы апрельдә бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан көчле, төнлә секундына 18-23 метрга кадәр булачак, көндез - секундына 15-18 метрга кадәр. Һава температурасы төнлә -1 белән +4 арасында тирбәләчәк, көндез +6-11 градус. Төнлә һәм иртән республика көнбатышында урыны белән юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.