Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.02.2021, 16:27

Казанда кар,буран һәм көчле җил көтелә

Дәүләт автоинспекциясе халыкны юлларда сак булырга чакыра.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). Якындагы тәүлектә синоптиклар Татарстанда һәм аның башкаласында һава шартларының начараюын фаразлый – вакыты белән кар явачак, урыны белән буран булуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыш уртача тизлектә җил, көндез – урыны белән көчле, 15-17 м/с-ка кадәр. Төнлә Казанда 16-18 градус салкын, иртәгә көндез – 8-10 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана.

Татарстан буенча төнлә минималь температура 14-19 градус салкын тәшкил итәчәк, аязганда – 24 градуска кадәр. Көндез иң югары температура – минус 6 градустан алып минус 11 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда – 16 градуска кадәр салкын, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлда игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Катлаулы метеорология шартларында машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән тизлек белән түгел, ә куркынычсызлык тәэмин итә торган тизлекне сайларга тиеш. Куркыныч, аерым алганда, каршы як юлга чыгу белән бәйле маневрлар ясаудан тыелып тору турында искәртәләр ведомствода.

Җәяүлеләргә дә сак булырга кирәк. Алар юлны аркылы җәяүлеләр кичүе аша һәм светофорның рөхсәт итә торган сигналына гына чыгарга тиеш. Юлны чыгар алдыннан туктап, барлык транспорт чараларының да туктаган булуына инанырга кирәк.

Халыкка, һич югында, торак пунктлардан кирәксезгә читкә чыкмаска киңәш итәләр. Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, +7(843)533-38-88 телефоны номеры буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Барлык яңалыклар