В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген төнлә Татарстанда һәм аның башкаласында яшен һәм секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә җил булуы мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль). Синоптиклар Татарстан халкын һава торышының начараюы турында кисәтә - 16-нчы июльдә урыны белән яшенле яңгыр, 15-20 м/с тизлектә җил, урыны белән җилнең тизлеге 23 м/секундка кадәр җитәргә мөмкин, аерым районнарда боз булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы +17...+22 градус эссе булачак, 16-нчы июльдә көндез +27...+32 градус көтелә.
Якын көннәрдә Казанда алмашынучан болытлы һава булачак. Бүген төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә, яшен булачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, яшен вакытында җилнең тизлеге 15-20 м/секундка кадәр көчәергә мөмкин. Бүген төнлә һава температурасы +18-20 градус тәшкил итәчәк, көндез синоптиклар +28...+30 градус булачагын фаразлыйлар, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, эссе һава торышы аркасында Татарстан халкына урманнарга барудан тыелырга киңәш ителә, аларның территориясендә IV класслы янгын куркынычы билгеләнгән.