В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
26 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). Якын көннәрдә Татарстанда һәм аның башкаласында алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, төнлә Казанда явым-төшемсез, яшенле яңгыр булырга мөмкин. Җил - төньяк-көнбатыштан, уртача, секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә булыр дип көтелә.
Бүген төнлә республикада +9...+14 градус, Казанда +12...+14 градус көтелә. 25-нче июль көндез Татарстанда һава температурасы +20...+25 градуска кадәр, республика башкаласында +22...+24 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
26 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Синоптиклар яңгыр фаразлый, төнлә урыны белән аз гына явачак. Аерым районнарда яшен булырга мөмкин. Җил - төньяк-көнбатыштан, уртача булыр дип көтелә, яшенле яңгыр вакытында секундына 15-18 метр тизлектә булыр дип фаразлана. Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә һаваның минималь температурасы +10-15 градус, 26-нчы июль көндез +20-25 градус булачак.