Юлларда бозлавык саклана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). Якындагы көннәрдә Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явачак, республиканың аерым районнарында буран булуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак - көндез төньяк-көнбатышка күчүчән.
Бүген төнлә Татарстанда -4-9 градус салкын, Казанда -6-8 градус булуы көтелә. 5-нче февральдә көндез республикада синоптиклар -2-7 градус, Казанда һава температурасы -3-5 градус булачак, дип фаразлый. Юлларда көчле бозлавык саклана, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.