2023 елда әлеге мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләрнең 77% ы электрон форматта килгән
Фото: Денис Гордийко
«Берничә ел элек без муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү, аларны күрсәтү срокларын кыскарту һәм халыкка уңайлы булсын өчен проект офисы булдырдык. Бу мөһим проектны Радик Шәфигуллин блогына җитәкләргә куштылар. Шушы вакыт эчендә офисның бурычлары шактый киңәйде, чөнки реаль рычагларның цифрлы технологияләр өлкәсендә булуын аңладык, ә хезмәт күрсәтү безнең эшчәнлек алгоритмы белән тыгыз бәйләнгәнлектән, без әлеге эшне дә яңадан карап чыктык», – диде мэр Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы мисал китерде: бүгенге көндә тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе рөхсәтләренең 90% ы 1-3 көн эчендә бирелә, гәрчә федераль закон чыгаручы нормативны 60 көнгә кадәр билгеләгән булса да. «Без эшне үзебез төзедек, башта 8 көнгә кадәр рөхсәт бирдек, бүген 1-3 көн кирәк», – дип өстәде ул.
Радик Шәфигуллин сүзләренчә, 2023 елда гамәлгә ашырылган иң мөһим проект – җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетында җир хезмәтләрен үзәкләштерү. Элек әлеге функцияләр алты структура арасында бүленгән булган, бу исә халыкка уңайсызлык тудырган.
Казанда проект офисының алты ел эшләү дәверендә шәһәр хуҗалыгының барлык тармакларында диярлек 200 дән артык төрле проект гамәлгә ашырылган. Шул ук вакытта кайбер инициативалар уникаль булып киткән, чөнки аналоглары булмаган карарлар кертелгән.
Юлия Летникова