В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашты.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
«Бүген безнең төбәк өчен зур вакыйга. Аэропортка илтә торган юлга йөкләнеш һәрвакыт зур иде, ә «Казан Экспо» күргәзмә комплексы төзелгәннән соң, биредә еш кына бөкеләр булгалады. Әмма реконструкция ярдәмендә юлны киңәйттеләр, үткәрү сәләтен ике тапкыр арттырдылар», – диде Татарстан Президенты.
Ул шулай ук Салават күпере районын һәм Осиново бистәсен Горький шоссесы белән тоташтыручы яңа юл җирле халыкка бик кирәк булачагын билгеләп үтте.
«Татарстанда һәм гомумән илдә беркайчан да моның кадәр юллар (М-12, М-7, Шәле-Баулы трассасы) төзелгәне юк иде. Бу ил җитәкчелеге һәм регионнар җитәкчелеге куйган барлык бурычларны үтәүче юлчыларыбыз ярдәмендә тормышка ашырылды», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. «Төзелеш темплары кимемәячәк, без эшләргә әзер. Иң мөһиме – әлеге проектлар кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән», - дип өстәде ул.
Марат Хөснуллин, үз чиратында, кечкенә чакрымнар булуга карамастан, барлык юлларның да территорияләрне алга таба үстерү өчен аерым әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, аэропортка керү күргәзмә үзәге, торак йортлар һәм аэропорт үзе урнашкан бөтен зона өчен үсеш бирә. «Кайчандыр Казан аэропорты миллионнан да азрак пассажир йөртә иде, ә узган елда – 3,8 миллион, авырлыкларга карамастан, быел шулай ук 3,8 миллион. Әлбәттә, мондый юлдан башка аэропорт алга таба үсеш ала һәм эшли алмый. Өстәвенә, бу юл Европа – Көнбатыш Кытай трассаларына да кагыла», – диде РФ вице-премьеры.
Осиново урамы турында сөйләгәндә, Марат Хөснуллин яңартылган юлның торак комплекслар үсеше өчен мөһим булуын һәм Казаннан Мари Эл ягына чыгу мөмкинлеген ассызыклады. «Әлеге юлны киңәйтү зарурилыгы күптән бар иде», – дип өстәде ул.
Аннары тантанада катнашучылар символик төймәгә басты һәм яңа юллар буенча автомобиль хәрәкәтенә старт бирделәр, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.