В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлык өстәмә эшләр 28 нче мартка, язучының тууына 155 ел тулуга тәмамланачак.
Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче март). Казанда язучы Максим Горький бюстын реставрацияләү тәмамланды. Бүген скульптураны Горький һәм Курашов урамнары чатындагы элеккеге урынына кайтардылар, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.
Барлык кирәкле эшләр 28 нче мартка, язучының тууына 155 ел тулуга тәмамланачак. Белгечләр шулай ук тирә-як территорияне тәртипкә китерәчәк.
Скульптура февральдә Лев Толстой бюсты белән бергә реставрациягә җибәрелгән иде, аны 30 нчы апрельгә шул ук исемдәге скверга кайтарырга планлаштыралар.
Исегезгә төшерәбез, Максим Горькийның тууына 155 ел тулу уңаеннан Казанда бәйрәм программасы әзерләнде. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен язучы музее буенча экскурсия, китап һәм документаль фильм презентациясе, шулай ук концерт үткәреләчәк. «ГорькийФест» яшьләр музыкаль-әдәби фестивале планлаштырылган.