Эшләр «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проекты кысаларында планлаштырылган
Фото: Денис Гордийко
Беренче чиратта юл өслеге яңартылачак, аның өске катламы вак таш-мастика асфальт-бетоннан булачак. Шулай ук бригадалар яктылыкны кире кайтара торган өслек белән яңа юл билгеләре урнаштырачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Эшләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышлана. Урам Советлар Союзы Герое Константин Заслонов исемен йөртә, ул сугыш елларында Белоруссиядә партизаннар хәрәкәтен оештыручыларның һәм аның белән җитәкчелек итүчеләрнең берсе булган.
Аның төркеме тарафыннан 98 поезд шартлатыла, 150 паровоз сафтан чыгарыла. Гестапо партизаннар лидерын кулга төшергән яки юк иткән өчен бүләк вәгъдә итә. Константин Заслонов 1942 елның 14 ноябрендә батырларча һәлак була.