В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда Бөек Җиңү һәм сугыш геройлары хөрмәтенә аталган 28 урамны төзекләндерү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). Быел Татарстанда «Җиңү урамы» федераль проекты буенча Бөек Җиңү һәм сугыш геройлары хөрмәтенә аталган 28 урамны ремонтлау планлаштырыла.
16 урамда юл йөрү өлешенең капламын ремонтлау яки күчеш тибындагы өслек урнаштыру эшләре башкарылачак, 12 объектта урам янындагы тротуарлар төзекләндереләчәк, җитмәгән юл билгеләре куелачак. Шулай итеп, Казанда Җиңү проспекты һәм Рихард Зорге урамы участокларын «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты хисабына ремонтлау планлаштырыла.
«Җиңү урамы» проекты «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. Инициатива Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Татарстан Республикасы акцияне актив хуплады - 2019 елда, проект стартына кадәр үк 54 объект ремонтланды, аларның 10-ысы «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты программасына керде. Аерым алганда, Казанда ул - Маршал Чуйков, Гаврилов, Симонов, Карбышев, Волгоград, Академик Лаврентьев, Гадел Кутуй урамнары, Рихард Зорге урамы участогы.
«Росавтодор» федераль юл агентлыгы мәгълүматлары буенча, ремонт объектлары исемлеген формалаштыру төгәлләнеп килә. Шуннан соң «Җиңү урамы» проектының интернет-ресурсы эшли башлаячак, анда объектларны ремонтлау турында мәгълүмат һәм алар турында тарихи белешмә табарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.