В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләр февраль ахырында башланачак һәм апрель башында тәмамланачак
Фото Тышкы төзекләндерү комитеты тарафыннан тәкъдим ителде
Ремонт кысаларында гомуми мәйданы 117 кв.м булган иске плитәләрне сүтәчәкләр һәм аларны мәрмәрдән яңа элементлар белән алыштырачаклар. Гравировка ярдәмендә аларга Татарстаннан аварияне бетерүдә катнашкан һәр кешенең фамилияләре һәм инициаллары язылачак. Яңадан 3,5 меңнән артык кешенең исемнәрен язарга туры киләчәк.
Белгечләр шулай ук плитә кырыйларын яхшылап шомарталар һәм җөй араларын герметик белән тутыралар. Бу чаралар мемориаль комплексның ныклыгын саклап калырга, аны тышкы факторларга тотрыклы итәргә һәм ташның хезмәт итү вакытын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Монумент фаҗигане бетерүдә катнашучылар һәм шәһәр халкы өчен аерым кыйммәткә ия. Ел саен 26 апрельдә һәлакәт көнендә монумент янында истәлекле чаралар уза.

Әлеге һәйкәл 2008 елның 26 апрелендә ачылган. Ул үзәк өлештән – атом төше шартлавы куәтеннән зыян күргән йолдыз рәвешендәге корылмадан тора. Җимерелгән йолдыздан өч нурдан торган радиация агымы чыга, аның өстеннән бер тамчы кан ага. Ул кеше корбаннарын һәм газапларын гәүдәләндерә. Проект Казан мэры Илсур Метшин инициативасы белән шәһәр бюджеты хисабына гамәлгә ашырылды.
Исегезгә төшерәбез, узган елның көзендә Әмирхан проспектындагы скверда Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерүчеләргә куелган һәйкәл тирәсен төзекләндерделәр. Киңлектә биш яңа эскәмия һәм чүп савыты урнаштырдылар, монумент янында һәм мәйдан уртасында түшәлгән ташны алыштырдылар. Түгәрәк чәчәклекләрне яшелләндерүгә аерым игътибар бирелде, анда 260 күпьеллык үсемлек утыртылды, алар арасында бриллиант чәчбай, седум, дарулы кызылбаш һәм себеркесыман гортензия.