В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Китапханәләр китаплардагы чиплар, өстәлләргә урнаштырылган яктылык датчиклары һәм сенсорлы экраннар белән җиһазландырылачак
Фото: Денис Гордийко
Ул капиталь төзекләндерү шәһәрнең алты китапханәсенә дә кагылачак, дип өстәде. Бүгенге көндә проект-смета документациясен әзерләү белән бәйле эшләр гамәлгә ашырыла.
«Концепцияләр расланды, беренчел дизайн-проектка нигезләнеп, планлаштыруга кагылышлы чишелешләр билгеләнде. Архитектура һәм инженерлык белән бәйле мәсьәләләр буенча килештерү эшләре алып барыла. Шулай ук китапханәләрдә заманча җиһазлар: китаплардагы чиплар, өстәлләргә урнаштырылган яктылык датчиклары, китапларны автомат рәвештә бирү һәм тапшыру өчен сенсорлы экраннар пәйда булачак», – дип йомгаклады Илья Коротихин.
Шулай ук быел Казанда муниципалитет балансына тапшырылган бинада (Җиңү проспекты, 100), төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, «Ышаныч» үзәгенең тагын бер бүлеге ачылачак. Исегезгә төшерәбез, 2022 елдан башлап «Ышаныч» үзәге карамагына 16 бина тапшырылган, шуларның алтысы – яңа, калганнары – җитди реновациядән соң.
Диләрә Гафурова