Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.05.2020, 13:12

Казанда 190 мең кв.м мәйданлы 80 икенче дәрәҗәдәге юл участогы ремонтланачак.

Объектлар исемлегенә «таушалган юллар» интерактив картасында шәһәр халкының иң күп сандагы тискәре кайтавазлары булган урамнар керде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май, Ксения Швецова). Казанда быел квартал эчендәге юлларның аеруча таушалган участокларын ремонтлау дәвам итәчәк. Объектлар исемлегенә «Халык контроле» системасында шәһәр халкының иң күп тискәре кайтавазлары булган урамнар һәм «таушалган юллар» интерактив картасы кергән. Алар арасында - Крутовка, Автосервис, Лукин, Авангард, Гагарин, Батыршин урамнары, икенчел булулары сәбәпле аларда инде күп еллар ремонт үткәрелмәгән. Барлыгы 190 мең квадрат метрлы гомуми мәйданда 80 шундый юл участогы ремонтланачак, дип хәбәр итте бүген Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында.

Урам-юл челтәре объектларын ремонтлау программасына 1,9 млрд сум бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә, И.Куляжев сүзләренчә, үтәлеш 60% тәшкил итә.

Моннан тыш, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча юл полотносын яңарту дәвам итәчәк, ул төп магистральләрне норматив хәлгә китерү һәм аларда һәлакәтләрне киметүгә юнәлдерелгән. Быел илкүләм проект буенча Казан юлларына 1,5 млрд сум бүлеп бирелгән.

«Илкүләм проект буенча асфальт-бетон өслекне ремонтлау, норматив трафикны тәэмин итү күзлегеннән караганда, мөһим транспорт участокларында алып барыла. Алар арасында - Патрис Лумумба, Тэцевская, Болотников, Фрунзе, Рихард Зорге, Гвардия, 2 нче Иске Аракчино урамнары участоклары, - дип сөйләде И.Куляжев. - Ремонтлана торган урамнарның гомуми озынлыгы 30 чакрым тәшкил итә. Бүгенге көндә эшләр 35%-ка үтәлгән».

Казанда бистә юлларын ремонтлау кысаларында шәһәрнең 14 торак массивында 18 юл норматив хәлгә китереләчәк. Алар арасында - Салмачы, Коры елга, Залесный, Киндери һәм башкалар. И.Куляжев сүзләренчә, ремонтланган бистә юлларының мәйданы 68 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Эшләр 20%-ка үтәлгән.

Моннан тыш, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары хәбәр иткәнчә, агымдагы елда 400-дән артык кишәрлек урнашкан «15-нче номерлы бакча» һәм «Казан тимер юл төене бакчасы» бакчачылык ширкәтләренә гомуми озынлыгы 1 чакрымнан артык булган керү юллары салыначак.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышы, 25.05.2020
Видеорепортаж
25.05.2020 11:56
2020 елда Казанда юл эшләренә 7,5 млрд сум бүлеп бирелде
Барлык яңалыклар