Эшләр «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты буенча алып барылды.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Казанның Киров районында Гладилов һәм Аркылы Базар урамнары буйлап гомуми озынлыгы 1,3 км булган юл линиясен ремонтлау төгәлләнде. Эшләр «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты буенча алып барылды.
Гладилов урамы тулысынча ремонтланган, ә Аркылы Базар урамы – Краснококшайск урамына кадәр участокта. Юл өлешендә вак таш-мастик асфальт-бетоннан ЩМА-11 өске катламы түшәлгән, гомуми мәйданы 6 мең 682 кв.м булган тротуарлар ремонтланган, 4,83 км озынлыктагы участокта юл һәм газ борты ташлары алыштырылган.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында 3 светофор объект реконструкцияләнгән, 52 юл билгесе, 768 метр озынлыктагы җәяүлеләр өчен коймалар һәм дүрт тукталыш павильоны куелган, юл тамгалары ясалган.
Ремонтланган участокларда ике тапкыр «РОСДОРНИИ» ФАУ белгечләре булган, алар юл билгеләрен урнаштыру сыйфатын һәм асфальт-бетон өслекнең өске катламын җәюне тикшергән. Барлыгы Гладилов һәм Аркылы Базар урамнары участокларыннан барлыгы сигез үрнәк алынган, алар башкарылган эшләрнең сыйфатын һәм кулланылган материалларның проект күрсәткечләренә туры килүен раслаган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Казан агломерациясендә «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты буенча ремонт программасына 23 объект керде, шуларның 11-е Казанда. Нәтиҗәдә, агломерация территориясендә норматив транспорт-эксплуатация хәлендәге автомобиль юллары өлеше ел ахырына 84,5% тәшкил итәчәк.