Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча башкарылды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы август). Казанның Мәскәү районында Восход урамы буенча гомуми озынлыгы 2,4 км булган юлны ремонтлау төгәлләнде. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча башкарылды.
Машиналар йөрү өлешендә югары ныклыклы ЩМА-16 вак таш-мастик асфальт-бетоннан 24 мең кв. метрдан артык мәйданда өске катлам җәелгән, тротуарлар ремонтланган, юл һәм газон борт ташлары алыштырылган, җәмәгать транспорты тукталышлары, парковка кесәләре урнаштырылган, шулай ук газон чәчелгән.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан 235 юл билгесе, ике светофор һәм ике ясалма юл тигезсезлеге куелган. Моннан тыш, тышкы яктырту алыштырылган, җәяүлеләр өчен рәшәткә коймалар урнаштырылган һәм юл тамгасы төшерелгән, шул исәптән 15 җәяүлеләр кичүендә, дип хәбәр иттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Казанда гомуми озынлыгы 8,5 км булган 6 урам – Әмирхан урамыннан Чуйков урамына кадәр, Четаев урамыннан алып Әпсәләмов урамына кадәр, Салмачы бистәсендәге Центральная урамы, Энергетиклар урамы, Восход һәм Н.Ершов урамнары ремонтланачак. Быел илкүләм проект буенча һәм ТР Президенты ярдәме белән Татарстан башкаласының юл челтәрен ремонтлау һәм үстерү өчен 23,6 млрд сум бүлеп бирелгән.