В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Биредә 106 юл билгесе һәм 180 погонлы метр җәяүлеләр коймасы урнаштырылган, юл тамгасы төшерелгән
Фото: ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче август). Казанның Мәскәү районында Хәсән Туфан урамы төзекләндерелде. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча башкарылды.
700 метрдан артык озынлыктагы участокта 4 817 кв.м мәйданда югары ныклыклы вак таш-мастик ЩМА-11 асфальт-бетоннан өске катлам җәелгән. Гомуми мәйданы 1 788 кв.м булган тротуарлар яңартылган, 1 099 погонлы метр юл борт ташы һәм 793 погонлы метр тротуар ташы алыштырылган.
106 юл билгесе, 180 погонлы метр җәяүлеләр коймасы куелган, юл тамгасы төшерелгән, сигез яктылык ноктасы һәм светофорлар белән көйләнә торган җәяүлеләр кичүе булдырылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча быел ТР башкаласында 10 км озынлыктагы 12 урам участогы яңартыла. 11 объектта эшләр җәй ахырына кадәр төгәлләнәчәк.