Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.02.2024, 17:18

Казанда Каюм Насыйриның тууына 199 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

«Мәгърифәт юлында» күргәзмәсе 20 нче мартка кадәр эшләячәк

Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте

Чәршәмбе, 14 нче февральдә, Париж Коммунасы урамы, 35 адресы буенча урнашкан Каюм Насыйри музеенда түгәрәк өстәл узачак һәм «Мәгърифәт юлында» күргәзмәсе ачылачак. Әлеге чаралар татар галименең тууына 199 ел тулуга багышлана.

«Бу гаҗәеп кеше үз гомерен халкына, аның аң-белемен күтәрүгә багышлаган. Ул татарларны укымышлы, туган телен һәм тарихын, милли мәдәниятен белүче милләт итеп күрергә теләгән. Әлеге шәхесебез булмаса, бүген татар теле һәм башка гуманитар дисциплиналар без белгән дәрәҗәгә күтәрелер иде микән? Без барыбыз да аңа бурычлы», – дип билгеләп үтте музей мөдире Кадрия Хәлимова.

«Каюм Насыйри: музей киңлегендә галимнең мирасын актуальләштерү» дип аталган түгәрәк өстәлдә мәгърифәтченең күпкырлы эшчәнлеге һәм аның гуманитар фәннәр үсешенә керткән өлеше турында фикер алышачаклар.

«Мәгърифәт юлында» күргәзмәсенә килүчеләр Каюм Насыйриның кулъязма һәм басма хезмәтләрен өйрәнә алачак. Биредә Татар бистәсе халкының көндәлек тормышы белән бәйле предметлар тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәнең төп экспозицияләре – татар халкы тормышында энциклопедиягә әверелгән XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы шамаилләре. Аларның күпчелеге Казан руханилар академиясе профессорлары Иван Покровский һәм Николай Катанов тарафыннан тупланган. Күргәзмә 20 нче мартка кадәр дәвам итәчәк.

Каюм Насыйри – тарих һәм әдәбият, педагогика һәм медицина, игенчелек һәм ботаника буенча 60 тан артык фәнни хезмәт авторы. Татарлар өчен вакытлы матбугат функциясен үтәгән календарьлар бастыру аның эшчәнлегендә аерым урын алып тора.

Барлык яңалыклар