Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.02.2022, 11:27

Казанда Федор Шаляпинның тууына 149 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

Чаралар программасы Бауман урамында опера җырчысы һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы февраль). 13 нче февральдә Казанда Федор Шаляпинның тууына 149 ел тулуны бәйрәм итәчәкләр. «Ф.И.Шаляпинга бүләк» чаралары программасы Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында оештырыла.

11:00 сәгатьтә Бауман урамында Федор Шаляпин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. Аннары казанлылар өчен Шаляпин урыннары һәм Максим Горький һәм Федор Шаляпин музее буенча түләүсез экскурсияләр уздырачаклар. Күргәзмә мәйданчыгында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры чыгыш ясаячак, шулай ук 2022 елгы Шаляпин стипендиясенә номинант игълан ителәчәк.

Шул ук көнне Музейда яңа күргәзмә ачылачак: «Республиканың беренче халык артисты: рольләрдә артист иконографиясе, шәхси әйберләре» экспозициясендә Ф.И.Шаляпин иҗатына багышланган уникаль материаллар күрсәтеләчәк.

Тамашачыларга беренче тапкыр 1921 елда опера җырчысына Петроградта Дәүләт академия опера һәм балет театрының (Мариин театры) сәхнә оркестры коллективы тарафыннан бүләк ителгән котлау хатын, шулай ук Казан коллекционеры Юрий Русаковның шәхси тупланмалары материалларын күрсәтәчәкләр.

Шулай ук музей һәм Б.Альменов исемендәге 3 нче балалар сәнгать мәктәбенең «Штрихларда – тарих мизгелләре» дип аталган уртак проектын тәкъдим итү чарасы булачак. Көн дәвамында мәктәп укучылары музей экспонатларын рәсемгә төшерәчәк.

ТР Рәссамнар берлеге әгъзаларының эшләреннән «Шаляпин һәм Горький шәһәре» вернисажы килүчеләрне Казанның истәлекле Шаляпин һәм Горький урыннары белән таныштырачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Опера җырчысының иҗатын яратучылар өчен режиссер-кинодокументалист Юрий Альдохинның шул исемдәге документаль фильмы чыгуга 30 ел тулуга багышланган «Бөек Шаляпин» программасын тәкъдим итү чарасы оештырылачак. Документаль фильмның беренче өлеше 1992 елда чыккан һәм казанлылар илдә беренчеләрдән булып әлеге фильмны тамаша кылдылар. Юрий Альдохинның укучысы, уен һәм документаль фильмнар режиссеры, мәскәүле Ирина Орлова бу ел программасының махсус кунагы булачак.

Чараларның тулы программасы белән сайтта танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар