Үзәк лагерьларында ел саен 12 меңнән артык бала ял итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август). Кичә Казанның «Заречье» шәһәр яны лагерендә «Ял» шәһәр үзәгенең 10 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. Тармак хезмәткәрләрен бәйрәм белән ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов һәм башкалар котлады.
10 ел эчендә Казан лагерьларында 100 меңнән артык бала ял итте һәм сәламәтләнде, дип билгеләп үтте Ринат Садыйков, үзәк хезмәткәрләрен котлап. «Үзәк коллективыннан башка нондый нәтиҗәгә ирешү мөмкин булмас иде. Балаларыбызга сәламәт, бәхетле балачак бүләк итә белгән «Ял» хезмәткәрләренә зур рәхмәт», - диде ул.
«Казанда лагерьларны саклап калуыбыз бик мөһим. Бер генә субъект та безнең шәһәрдә булган кебек лагерьлар саны белән мактана алмый. «Ял» үзәге коллективына мөмкин кадәр күбрәк лагерьлар ачуларын һәм, әлбәттә инде, бу лагерьларда бәхетле балалар булуын телим!» - диде Рөстәм Гафаров.
Бәйрәмдә тармак хезмәткәрләрен рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары белән бүләкләделәр.
Берничә ел рәттән «Ял» хәзерге заман балаларының ихтыяҗларына юнәлдерелгән профильле сменалар үткәрә. Алар арасында - «Олимп» спорт сменасы, Funny English лингвистик сменасы, татар телен һәм мәдәниятен өйрәнергә теләгән балалар өчен «Дуслык» һәм «Тартария» сменалары. Махсус «Без киләчәктән» һәм «Дуслар дөньясында» тарихи сменасы программалары эшләнгән, анда балалар интернет һәм компьютер ярдәменнән башка аралашырга өйрәнә.
«Ял» үзәге лагерьларында ел саен 12 меңнән артык бала ял итә. Бүгенге көндә үзәк балансында 11 муниципаль лагерь бар, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.