В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Троллейбуслар йөри башлаганда, Татарстан башкаласында 8 троллейбус булган, бүген – 140.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 октября, Ксения Швецова). Казан юлларына беренче троллейбус чыкканнан 70 ел узган. Казан троллейбус хәрәкәтле СССРда 20-нче һәм РСФСРда 10-нчы шәһәр булган. Троллейбуслар саны 8-дән 140-ка кадәр арткан. Әлеге вакыйга белән, шулай ук якынлашып килүче Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты көне белән “Метроэлектротранс” МУП хезмәткәрләрен А.П.Обыденнов ис. автотранспорт техникумында Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, ТР транспорт һәи юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров, шулай ук предприятие җитәкчесе Әсфән Галәвов котладылар.
Шәһәрдә трамвай һәм троллейбус хәрәкәтенең башлангычы булып ат тимер юлы санала, ул 143 ел элек эшләгән. Беренче троллейбус линиясе Караваево бистәсен шәһәрнең үзәге белән тоташтырган. 1948 елның 27 ноябрендә 8 троллейбус маршрутка чыккан, юл дәвамлылыгы 10-12 минут тәшкил иткән. Транспорт челтәре арткан саен, шәһәрнең 7 районы да троллейбус маршрутлары белән бәйләнгән.
Бүген Казанның электр транспортына “Метроэлектротранс” МУП хезмәт күрсәтә. Предприятие балансында 2 троллейбус депосы, 1 трамвай депосы һәм электр депосы. Электр транспорты ел дәвамында гомуми күләмнән 30% пассажир күчерә.
Беренче троллейбус җибәрелүнең 70 еллыгы һәм якынлашып килүче Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты көне белән “Метроэлектротранс” МУП хезмәткәрләрен видео элемтә ярдәмендә Казан Мэры Илсур Метшин котлады. “70 ел элек Казанда троллейбус хәрәкәте ачылды. Ул вакытта ат тимер юлының күркәм гадәтләрен 8 троллейбус дәвам итте, бүген Казан маршрутларында көн саен 140 троллейбус йөри, алар һәр көнне 80 меңгә якын кеше йөртә. Казанлылар исеменнән сезгә хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Аерым рәхмәт сүзләрен предприятие ветераннарына җиткерәсем килә”, - диде И.Метшин һәм эшчеләргә уңышлы һәм һәлакәтләрсез эш теләде.
Предприятие өчен авыр вакытларда эшләгән ветераннарны шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров котлады: “70 ел – хөрмәткә лаек яшь. 90-нчы елларда авырлыклар кичердек, ләкин сез предприятиене саклап кала алдыгыз, ул һаман да уңышлы гына эшләп килә. Республика Президенты һәм шәһәр администрацияләре ярдәмендә предприятие ел да яңа троллейбус, трамвайлар белән тулылана, метрополитен үсеш ала. Болар өчен сезгә рәхмәтемне белдерәм”.
Предприятиенең күчмә составы даими рәвештә яңара – соңгы 3 елда 86 яңа троллейбус алынды. “Метроэлектротранс” МУП балансында барлыгы 186 троллейбус хисаплана.
2003 елдан “Метроэлектротранс” Татарстанның транспорт өлкәсендә лидерлар рәтендә нык тора. Бүген ул республикада иң эре транспорт предприятиесе булып тора. Моның өчен үз эшләренең осталары булу кирәк, диде Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин. Бүген предприятиедә 2471 кеше хезмәт куя. “Сезнең предприятие – шәһәрдә иң байларының берсе һәм мин, беренче чиратта, кешеләр хакында әйтәм. Бүген эшләүче коллектив – иң төп байлык”, - -диде Д.Калинкин.
Хезмәттәшләрен бәйрәм белән предприятие директоры Әсфән Галәвов та котлады. Ул хезмәткәрләргә эшләрендә уңышлар теләде һәм республика һәм шәһәр җитәкчелегенә Татарстан башкаласында электр транспорты үсешенә булышлык итүләре өчен рәхмәтен белдерде.
Котлаулар төрле иҗат коллективлары белән үрелеп барды. Соңыннан шәрәфле кунаклар предприятие кунакларына бүләкләр – “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре, ТР Президенты һәм Казан Мэры рәхмәт хатлары, “Аяусыз хезмәт өчен” мактау билгесе һәм мактау грамоталары тапшырдылар.
Бәйрәмдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Транспорт комитеты Айдар Габделхаков, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе вәкилләре һ.б. катнашы.