Биредә яшәүчеләр һәм туристлар бушлай экскурсияләр, күргәзмәләр, мастер-класслар һәм концертларда катнаша ала.
Фото: Денис Гордийко
Чаралар 10.00 сәгатьтә башлана. Көн дәвамында, 10:00 дән 18:00 гә кадәр, һәр сәгать саен 5 кешедән алып 30 кешегә кадәрге оештырылган төркемнәр өчен музей буенча бушлай күзәтү экскурсия үткәреләчәк (6+).
11:00 дән 12:00 гә кадәр һәм 15:30 дан 16:30 га кадәр Ирина Габитова Андрей Лихачев тупланмасыннан экспонатлар күргәзмәсе буенча «Аның коллекциясеннән музей башланды» исемле түләүле экскурсия уздырачак (12+).
12:00 дән 14:00 гә кадәр кунакларны «Тарих белән икәүдән-икәү» исемле экскурсия көтә. Экскурсия түләүле (12+).
14:00 дән 14:30 га кадәр Казан консерваториясе студентларыннан классик музыка концерты узачак. Анда фортепиано, скрипка, виолончель, флейта һәм домра яңгыраячак. Керү бушлай.
15:00 дән 15:30 га кадәр Андрей Лихачевның 190 еллыгына багышланган «Коллекцияләү – яшәү рәвеше» күргәзмәсе ачыла. Нәкъ менә аның коллекцияләре ярдәмендә 127 ел элек Казанда беренче ачык музей – хәзерге вакытта ТР Милли музее ачылган. Керү бушлай.
Моннан тыш, көн дәвамында бушлай мастер-класслар оештырылачак: «Төрле төстәге мизгелләр» (рәсем сәнгатен өйрәтү); 5 һәм өлкәнрәк яшьтәге балалар өчен «Яраткан музейга котлау тәбрикләмәләре».
5 нче апрельдә музейга бушлай килергә мөмкин, кайбер чараларга керү билетлар буенча башкарыла, дип искә төшерә ТР Милли музее матбугат хезмәте.