Теләүчеләр экскурсияләргә, шагыйрьләр чыгышларына, яңа күргәзмә һәм концертка бара алачак.
Фото: ТР Милли музее
Бәйрәм сәгать 11:00 дә язучы исемен йөртә торган урамда урнашкан Горький бюстына чәчәкләр салудан башлана. Тантанада катнашучылар һәм барлык теләүчеләр «Пешковка таба җәяү» дип аталган җәяүле экскурсиягә чакырыла, анда язучының Казан белән бәйләнешләре турында белә алачаклар.
13:00 сәгатьтә музейның күргәзмәләр залында әдәби очрашу узачак, анда Казан язучылары һәм шагыйрьләре чыгыш ясаячак. Очрашу кысаларында ел саен бирелә торган Горький исемендәге премияне тапшыру булачак.
15:00 сәгатьтә кунакларны экспозиция буенча түләүсез экскурсия һәм «Кеше күңелләре инженерлары» күргәзмәсе белән танышу көтә. Күргәзмәдә совет язучыларының уникаль фотолары, аларның китаплары, автографлары, Горький турында истәлек язмалары тәкъдим ителәчәк.
Бәйрәм ахырында 16:00 сәгатьтә Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе студентлары һәм укытучылары катнашында концерт булачак.
Программа чараларына керү ирекле, дип хәбәр итә Горький һәм Шаляпин музееның матбугат хезмәте.