Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.02.2020, 10:44

Казанда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу һәм митинг 15-нче февральдә узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы февраль, Алинә Бережная). 15-нче февральдә Җиңү паркында Мәңгелек ут янында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга багышланган митинг узачак. Әлеге дата алдыннан шәһәрнең белем бирү оешмаларында, мәдәният һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә тематик чаралар, әңгәмәләр, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар белән очрашулар узачак, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов.

Ул искәрткәнчә, 1989 елның 15-нче февралендә совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфган-совет чиген узган. «2 меңнән артык солдат һәм офицер хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, 275 казанлы «Батырлык өчен» һәм Сугышчан казанышлары өчен медальләре белән бүләкләнгән, ә 93 герой «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнгән. Казан бу конфликтта катнашкан өчен югары бәя түләде – 34 якташыбыз Әфганстанда һәлак булды, ә 108-е яраланды», – дип сөйләде А.Фәизов.

Традиция буенча бу көнне Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләр истәлегенә митинглар уза. 15-нче февраль 9.00 сәгатьтә Җиңү паркында Дан мемориалы колоннадасы янында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы була. Митингта сугыш хәрәкәтләре ветераннары, шәһәр һәм республика иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре катнашачак. Парк территориясендә кыр кухнясы ачылачак: армия боткасы һәм кайнар чәй белән сыйланырга мөмкин булачак. Шулай ук Җиңү паркында әфганчылар хөрмәтенә куелачак һәйкәл макетын да күрергә мөмкин булачак. А.Фәизов искә төшергәнчә, монументны Декабристлар урамыннан күчерү карары Әфган сугышында катнашучыларның күпсанлы мөрәҗәгатьләреннән соң кабул ителгән.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин барлык чараларны да вакытында оештырырга кушты.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 10.02.2020
Видеорепортаж
10.02.2020 09:06
Казан Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көнен бәйрәм итүгә кушылачак
Барлык яңалыклар