279 чыгарылыш укучысы спорт мәктәпләрен тәмамлау турында таныклык алды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). Казанда “спорт чыгарылыш кичәсе” узды. Горки-Әмәт урманы мәйданчыгында 279 яшь спортчы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрен тәмамлау турында таныклык алды.
Олы тормышка яшь спортчыларны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова һ.б. озатты.
В.Леонов, чарада катнашучыларны сәламләп, шәһәр җитәкчелегенә һәм спорт комитетына актив эшчәнлек өчен рәхмәтен белдерде. “Спортив Казан – ул безнең резерв. Биредә үзләренең спорт карьерасын дәвам итәчәк һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәк кешеләр утыра, дип уйлыйм”, - диде министр.
Укучылар тормышында спорт мәктәпләренең әһәмиятен үз чыгышында Дамир Фәттахов та билгеләп үтте. “Сез зур һәм катлаулы юл үттегез. 8-10 ел уку дәверендә спорт мәктәбе сезнең икенче өегез булды, ә укытучыларыгыз – икенче ата-аналарыгыз. Киләчәктә нинди юл сайлавыгызга карамастан, спорт мәктәбендә алган тәҗрибәгез сезгә ярдәм итәр. Тренерларга һәм ата-аналарыгызга бик зур рәхмәт, алар ярдәмендә сез тормыш юлыгыздан ышанычлы итеп атлаячаксыз”, - диде Д.Фәттахов һәм укучыларга уңышлар теләде.