В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда бу көнне 152 Бөек Ватан сугышы ветераны каршы ала, шуларның 99-ы – Казанда яши.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар). Бүген Казанның Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты артында урнашкан паркта, блокадалы Ленинградта яшәүчеләр һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Чарада 10 блокадачы булды, алар өчен мәдәни учреждениенең иҗат коллективлары, шулай ук 9-нчы номерлы балалар сәнгать мәктәбенең скрипкачы ансамбле чыгыш ясады.
Ленинград блокадасын тулысынча өзүгә 76 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Казанның белем бирү оешмаларында тематик сәгатьләр узачак, мәдәният йортларында фикер алышу белән тематик фильмнар күрсәтү оештырылган: «Камалыш боҗрасындагы тормыш», «Тормыш юлы», «Ленинград – Герой шәһәр». Балалар иҗаты үзәкләрендә, музыка мәктәпләрендә ветераннар өчен концерт программалары узачак. Муниципаль китапханәләрдә китап күргәзмәләре, лекцияләр, мәгълүмати сәгатьләр, фоторәсемнәр күргәзмәләре оештырылды. Дәрвишләр бистәсе китапханәсендә мәктәп укучыларының блокадачылар белән очрашуы узачак.
1944 елның 27-нче гыйнварында совет гаскәрләре 900 көнгә якын дәвам иткән Ленинград блокадасын өзделәр. Нева өстендәге шәһәр өчен барган сугышларда 45 меңгә якын татарстанлының гомере өзелгән. Алар һәлак булган урыннарда эзтабарлар инде уннарча ел архив һәм археологик эш алып баралар. Алар арасында «Хәрби дан клубы» ассоциациясе, Казан Җиңү паркының «Хәтер Китабы» мемориалының эш төркеме активистлары, Алиш исемендәге мәдәният йорты каршындагы «Яшь эзтабарлар мәктәбе» түгәрәкләренең яшь патриотлары, «Простор» балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йорты, «Олимп» балалар иҗаты үзәге, «Бөек Ватан сугышы мемориалы» һәм «Татфронт.ру» интернет-сайтлары волонтерлары бар.
Татарстанда блокаданы өзүгә 76 ел тулуны 152 Бөек Ватан сугышы ветераны каршы ала, шуларның 99-ы – Казанда яши. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Дәрвишләр бистәсе һәм Казан оптика-механика заводы тарихы Ленинград белән тыгыз бәйләнгән. Дәрвишләр бистәсенә блокадалы шәһәрдән Дәүләт оптика-механика заводы белгечләре гаиләләре белән бергә эвакуацияләнгән, шулай ук предприятие үзе дә. Сугыштан соң завод Казанда кала, шәһәрнең иң эре предприятиеләренең берсенә әверелә.