В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәбәбе – салкыннар башлану
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче декабрь). Казанда бу атнада кискен салкыннар аркасында шимбә буласы авыл хуҗалыгы ярминкәләре гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Бу атнада, шимбә, 9 нчы декабрьдә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелмәячәк», диелә хәбәрдә.
Ведомствода билгеләп үткәнчә, бу салкыннар башлану белән бәйле, чөнки авыл хуҗалыгы продукциясе катачак.
Элегрәк Татарстанда кискен салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителгән иде. Якын көннәрдә һава температурасы -34 градуска кадәр төшәргә мөмкин.