Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.03.2020, 13:48

Казанда мәктәп яны лагерьлары эше, балалар белән массакүләм чаралар һәм укучыларның башка илләргә сәфәре гамәлдән чыгарылды

Казан мәктәпләрендә дистанцион укуга күчү өчен шартлар эшләнә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март, Алинә Бережная). Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов шәһәрнең мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү йортлары эшендәге үзгәрешләр турында сөйләде. Хәл кискенләшкән очракта, Казан мәктәпләрендә дистанцион укуга күчү өчен шартлар эшләнә.

19-нчы марттан башлап барлык Казан укучылары вакытыннан алда каникулга китте. Моннан тыш, мәктәп яны лагерьлары эше, балалар белән массакүләм чаралар һәм мәктәп укучыларының оешкан төркемнәр белән башка илләргә сәфәрләре туктатылды. Балаларны кеше йөри торган урыннарга барудан тыелырга кирәклеге турында кисәттеләр. Ата-аналарга балалар ялын өйдә оештырырга тәкъдим ителде, дип сөйләде И.Ризванов. Барлык мәгариф учреждениеләрендә дезинфекция көчәйтелгән.

Балаларга өйдә утыру күңелсез булмасын өчен, kazanobr.ru сайтында «Күңелле каникуллар» проекты эшли башлады. Контент өч категориядә тәкъдим ителгән - балалар, ата-аналар һәм педагоглар өчен, ул даими яңартылачак. «Электрон ресурслардан файдаланып, портал кулланучыларына өстәмә белем бирү учреждениеләре тарафыннан эшләнгән «онлайн-чараларда», дистанцион конкурсларда, олимпиадаларда һәм вебинарларда катнашырга тәкъдим ителде», - дип хәбәр итте И.Ризванов.

Эпидемологик вәзгыять начарланган очракта, шәһәрнең барлык мәктәпләре белем бирү процессын дистанцион рәвештә алып барырга әзер. Бу очракта Казан мәктәп укучылары һәм укытучылары «Учи.ру», «Яндекс.Учебник» «Российская электронная школа» һәм башка уку-укыту платформаларыннан бушлай кулланачак.

Балалар бакчаларына килгәндә, алар штат режимында эшләүләрен дәвам итә, 15-нче апрельгә кадәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә ата-аналар катнашында чаралар үткәрүдән баш тартырга тәкъдим ителде. Балалар бакчаларында вируслы авыруларны кисәтү буенча профилактик эш көчәйтелде - биналарда һава рециркуляторлары эшли, дымлы җыештыру ешлыгы арттырылган, көн саен балалар һәм хезмәткәрләрнең «иртәнге фильтры» алып барыла. «Һәр иртәдә һаваны зарарсызландыру һәм бүлмәләрне җилләтү башкарыла. Һәр хезмәткәрнең сәламәтлеге махсус журналда теркәлеп куела. Авыру симптомнарын ачыклаганда, хезмәткәр эш урынына кертелми», - дип аңлатты И.Ризванов.

Хәзер балалар бакчаларына кешеләр күпләп җыелмыйча керү мәсьәләсе буенча ата-аналарны кабул итүне оештыру мәсьәләсе карала.

Казан Мэры Илсур Метшин профилактик чараларның мөһимлеген ассызыклады, мөмкин булганча, балалар бакчаларында күп кеше булуны чикләргә кушты. «Балаларны мәктәпкәчә учреждениеләргә кабул итү - ата-аналар өчен мөһим момент, ләкин кабул итү вакыты күчерелсә, курыкмаска кирәк - бу гомуми куркынычсызлык өчен башкарыла. Балалар бакчаларында кешеләр җыелырга тиеш түгел, без карантин принципларын үтәргә тиеш. Ата-аналар чаты бар, алар аша мөһим әйберләр турында аралашырга тәкъдим ителә», - диде И.Метшин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.03.2020
Видеорепортаж
23.03.2020 11:31
Казан мәктәпләре дистанцион укуга күчү вариантына әзерләнә
Барлык яңалыклар