В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм 21-нче мартта «Казан ярминкәсендә» узар дип планлаштырылган иде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). Казанда «Нәүрүз» республика бәйрәме гамәлдән чыгарылды. Бу массакүләм чаралар уздыруның югары эпидемиологик куркынычы белән бәйле. Моңа кадәр бәйрәм 21-нче мартта «Казан ярминкәсендә» узар дип планлаштырылган иде.
«Халыкара һәм Россия спорт оешмалары белән тулысынча хезмәттәшлектә, шулай ук эре мәдәни чаралар уздыруга бәйле рәвештә зур сандагы кешеләрнең башка даталарга катнашуын күздә тоткан эре чараларны күчерү планын эшләү турында карар кабул ителде», - дип чыгыш ясады узган атна ахырында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Төрки һәм Иран халыкларының иң борынгы бәйрәмнәренең берсен бәйрәм итү уңаеннан масштаблы тантаналар Кыргызстанда инде бетерелгән, дип хәбәр итә Татарстан Халыклары дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге. Күп илләрдә зур санда кешеләрнең катнашуы планлаштырылган чаралар гамәлдән чыгарыла.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча коронавирус таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Күп кеше катнашындагы чараларга чикләүләр 15-нче апрельгә кадәр гамәлдә булачак.