Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.08.2019, 13:57

Казанда Бөтенроссия физкультурачылар көненә 80 ел тулуны билгеләп үтәләр

Төп чаралар Горький исемендәге парк мәйданчыгында башланды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Бөтенроссия физкультурачылар көненең 80 еллыгын бәйрәм итүгә кушылды. Төп чаралар Горький исемендәге парк мәйданчыгында башланды.

Иртән үк фитнес-зарядка тавышлары шәһәрлеләрне вакыйгалар үзәгенә җәлеп итте. Паркка ял итәргә чыккан гаиләләр дә, саф һавада иртәнге йөгерү белән мәшгуль булган спортчылар да, шулай ук Казанның спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче балалар да бәйрәмгә кушылды. Сәхнәдән кунакларны Олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр сөендерде.

Бүген Горький исемендәге паркка ире белән бергә килгән казанлы Виктория Мартынова биредә оештырылган чараның масштабына шаккатты. «Казанда һәркем спорт белән шөгыльләнә ала. Шәхсән үзем йөзү белән шөгыльләнәм, Казан паркларында түләүсез дәресләргә дә кушылырга телим», - дип җиткерде ул фикерләрен.

Горький паркында бүген берничә мәйданчык эшли. Спортның көч таләп итә торган төрләре фестивалендә профессионаллар һәм һәвәскәрләр үзләренең физик мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Паркның күрше аллеясында керлинг нигезләрен үзләштереп, яшь фехтовальщикларның ничек ярышуын күзәтеп була иде. Биредә шулай ук киберспорт секцияләре эшләде, ерак түгел шахмат турниры, брейк-данс буенча Казан чемпионаты һәм чирлидинг фестивале узды. Шулай ук мәйданчыкта беренче тапкыр пауэрлифтинг буенча Pull/Push ярышлары узды. Ә «Трудовые резервы» стадионында футбол буенча Казан Кубогының финал уеннары үтте. Җиңүчеләрне Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров бүләкләде.

«Шәһәрдә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрне колачлау буенча без 45%-ка якынлашабыз. Хәзер Казанда, республика программалары ярдәмендә, паркларда һәм балалар бакчаларында мәйданчыклар саны артты. Инде бүгенге көндә фитнес-дәресләр шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә бушлай уза. Моннан тыш, хәзерге вакытта без спортның төрле төрләре белән шөгыльләнү өчен урыннар табарга мөмкинлек бирә торган схеманы да эшлибез. Бу спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Безнең төп бурыч - спорт белән шөгыльләнүне даими итү», - дип ассызыклады Р.Гафаров.

Моннан тыш, бүген Физкультурачылар көне кысаларында шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары спартакиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын, шулай ук спорт ветераннарын, физик культура өлкәсенең әйдәп баручы хезмәткәрләрен, спорт мастерларын һәм спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне бүләкләделәр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, узган уку елында Спартакиада ярышларында 13 спорт төре буенча 53 меңнән артык укучы катнашкан. Аларны Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Ленар Гарифуллин котлады.

«Без барыбыз да физкультура өлкәсендә эшлибез, бүген ул - иң алдынгыларның берсе. Сез Татарстанның һәм аның башкаласының, Казанның спорт төбәге һәм шәһәре икәнен яхшы беләсез. Бүген без - спорт корылмалары һәм мәктәпләр саны буенча лидерлар, бу - сезнең белән бергәлектә ирешелгән зур казанышыбыз. Барыгызның да спорт белән шөгыльләнүегезне телим, моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар», - диде В.Леонов, бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать итеп. Ул шулай ук барлык тренерларга сәламәт буынны тәрбияләүдә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Спорт чаралары бүген тагын өч мәйданчыкта уза: Су спорт төрләре сарае янындагы парковкада, Пляж спорт төрләре үзәгендә һәм Казансу акваториясендә.

Су спорт төрләре сарае янындагы парковкада 3х3 «кызгылт сары туп» урам баскетболы буенча ярышлар һәм «квадрат короле» ишегалды уены узды.

18.00 сәгатькә кадәр пляж спорт төрләре үзәгендә пляж волейболы, гандбол һәм футбол буенча турнирлар башланачак.

Ә Казансу акваториясендә 15.00 сәгатькә кадәр шәһәр халкы һәм кунаклары җилкән спорты буенча Казан беренчелегендә катнашучыларның чыгышларын күзәтә ала.

Фоторепортаж
Казанда Физкультурачылар көне үтте, 10.08.2019
Барлык яңалыклар