В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
28 мартта матәм сәбәпле мәдәният йортларында концертлар һәм спектакльләр кичектерелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март). Кемерово шәһәрендә янгында корбан булучылар истәлегенә игълан ителгән гомуммилли матәм уңаеннан Казанда А.М. Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда планлаштырылган Максим Горькийның 150 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары кичектерелә. Әлеге чараларның уздырылу вакыты турында өстәмә мәгълүмат булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
28 мартта шулай ук матәм сәбәпле мәдәният йортларында концертлар һәм спектакльләр кичектерелә.