В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Адымнар» полилингваль комплексында дәресләр 11-нче гыйнварда башлана.
Фото: Марат Мугинов
Полилингваль комплексның Instagram-аккаунтында хәбәр ителгәнчә, беренче чиратта дәресләрдә укучыларның әти-әниләрен көтәләр. Курсны барлык теләүчеләр дә үтә ала.
Дәресләр Бондаренко урамы, 32 адресы буенча урнашкан «Адымнар» бинасында бушлай узачак. +7(919)644-99-52 телефоны буенча тулырак мәгълүмат алырга һәм курсларга язылырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Адымнар» белем бирү комплексы Россия Федерациясенең дәүләт белем бирү стандартлары һәм «Мәгариф» илкүләм проекты бурычлары нигезендә рус, татар һәм инглиз телләрендә конкурентлыкка сәләтле белем бирүне тәэмин итүче заманча мәктәп моделе булырга тиеш.