Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.12.2018, 12:17

Казанда ятим балаларның иҗади үсеше өчен яңа киңлек ачыла

Яңа уку елында үзәктә тәрбияләнүчеләр актерлык осталыгы, хореография, вокал буенча белем ала, шулай ук психолог белән очраша алачаклар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). Бүген девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Дуслык" социаль-тернәкләндерү үзәгендә ятим балаларны иҗади үстерү һәм тернәкләндерү өчен уникаль киңлек ачыла. Иҗат классы "Мәдәният белән яшим" хәйрия проекты кысаларында ачыла.

Хәйрия инициативасының максаты – балаларны һәм яшүсмерләрне сәнгатькә, иҗатка җәлеп итү, аларда креативлыкны үстерү, иҗади потенциалны ачу, начар күренешләрне җиңеп чыгу, гадәти яшьтәшләр мохитенә интеграцияләү, төрле яктан алга киткән шәхес тәрбияләү.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, проект кысаларында яңа киңлектә иҗат белән шөгыльләнү өчен зал булдырганнар, квалификацияле, тәҗрибәле, әмма шул ук вакытта белем бирү процессына заманча якын килгән яшь укытучылар составын чакырганнар. Яңа уку елыннан үзәк карамагы балалар актерлык осталыгы, хореография, вокал буенча дәресләргә йөри, чиктәш иҗади дисциплиналар буенча өстәмә мастер-классларда катнаша, шулай ук психолог белән очраша алачаклар.

"Мәдәният белән яшим" хәйрия проекты бөтен Россия буенча социаль яктан якланмаган халык төркемнәре балаларына социаль адаптацияләнгән, бәхетле шәхесләр үстерергә һәм өлкән тормышта үз урынын табарга ярдәм итә. Шулай итеп, ул иҗат классларын ача, балалар учреждениеләре мәйданчыкларында заманча һәм яңа мохит булдыра, иҗади юнәлешләр буенча профессиональ, тәҗрибәле педагогларны һәм балалар белән эшләү өчен квалификацияле психологларны җәлеп итә. Бүгенге көндә проект кысаларында Мәскәү, Санкт-Петербург, Барнаул, Горно-Алтайск, Павлов, Чиләбе һәм Тольятти шәһәрләрендә 21 сыйныф ачылган. Якын арада Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Хабаровск, Екатеринбург, Красноярск һәм Тверьның 9 учреждениесе укучылары иҗат классларына йөри алачак.

Барлык яңалыклар