В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проектта барлык теләүчеләр дә - эре җитештерүчеләрдән башлап шәхси фермерларга кадәр катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь). 1-нче декабрьдә Казанда «Агрохолл» фермер ярминкәсе ачыла.
Биредә сөт продукциясе, йомырка, ит һәм ит деликатеслары, җиләк-җимеш, яшелчә, бал, май, тәмләткечләр, көнчыгыш десертлары һәм башка бик күп әйберләр җитештерүчеләр үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Проектта барлык теләүчеләр дә - эре җитештерүчеләрдән башлап шәхси фермерларга кадәр катнаша ала. Төп шарт – продукциянең гарантияләнгән сыйфаты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә агросәнәгать паркларын ачу бурычын куйды. Төп максаты - җирле товар җитештерүчеләргә һәм фермер хуҗалыкларына ярдәм итү, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм кулланучылар арасында дистанцияне кыскарту, арадашчылар санын киметү.
«Агрохолл» фермер ярминкәсе Оренбург тракты, 22 адресы буенча урнашкан һәм 1700 кв. м. тирәсе территорияне били. Бәйрәм 1-нче декабрь көнне 12.00 сәгатьтә ачылачак. Эш режимы: 8.00-дән 22.00-гә кадәр.