Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.07.2019, 11:40

Казанда тагын бер урам кинотеатры ачыла

Бушлай кино куелышлары пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). Июль аенда Казанның бер сәүдә үзәгенең җәйге мәйданчыгында бушлай кино картиналары һәм мультфильмнар күрсәтү башлана. Пәнҗешәмбе көннәрендә биредә 16 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен фильмнар, ә якшәмбе көннәрендә балалар өчен фильмнар булачак.

Һәр пәнҗешәмбе тамашачыларны артхаус һәм кыска метр, тематик альманахлар, кино күзәтүчеләре белән очрашулар, дискуссион документаль кино көтә. Барлык фильмнар да оригинал телендә рус субтитрлары белән тәкъдим ителәчәк. Беренче кино куелышы 4-нче июльгә планлаштырылган. Тамашачыларны фестиваль дистрибьюторы коллекциясеннән «Звезды в шортах» уникаль программасы көтә. Бу кичтә Иван Петуховның «Нет», Алексей Харитоновның «Взятка», Михаил Черныхның «На чужбине», Влада Макейчикның «Кастинг» һәм Тимур Джураевның «Рикошет»   фильмнарын карарга мөмкин булачак.

Яшь кино яратучылар якшәмбе көнне узачак тамашаларның максатчан аудиториясе булачак. Цикл «Ноль плюс»фестивале белән берлектә гамәлгә ашырылачак. 7-нче июльдә балаларга «Летающий мальчик» һәм «Букашка, у которой не было имени» дигән кыска метражлы мультфильмнар, шулай ук «Падает вверх» фильмы күрсәтеләчәк. 14-нче июль көнне балалар һәм аларның әти-әниләре «Путь прорастания травинки» дигән өч новеллдан торган готик әкиятне карый алачаклар. 21-нче июльдә урам кинотеатрында «Колыбельные мира» мультфильмы һәм «Синий беркут и розовый кит» яшүсмерләр фильмы, ә 28-нче июльдә – «Первый гром» кыска метражлы мультфильмы «Порядок вещей» тылсымлы хикәясе күрсәтеләчәк.

Кино куелышлары пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 21.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча урнашкан сәүдә үзәге янындагы җәйге мәйданчыкта узачак: Җиңү Проспекты, 141. Урам кинотеатрына керү ирекле, дип хәбәр итә чараны оештыручы «Время кино» дирекциясе.

Исегезгә төшерәбез, җәй көне Казанда атна саен бушлай кино куелышлары Кабан күле яр буенда, «Крылья Советов» һәм Җиңү паркларында уза.

Барлык яңалыклар