Шуңа бәйле рәвештә Җиңү проспекты юнәлешендә «Весна» торак комплексыннан тиз арада чыгу мөмкинлеге барлыкка килде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче октябрь). Бүген Казанда Азат Габбасов урамы һәм Мамадыш тракты киселешендә хәрәкәт ачылды. Шуның аркасында Җиңү проспекты юнәлешендә «Весна» торак комплексыннан тиз арада чыгу мөмкинлеге барлыкка килде. Өстәмә юл чатын оештыру турындагы карар Казан Мэриясенең интернет-кабул итү бүлмәсенә һәм социаль челтәрләргә шәһәрлеләрдән юл хәрәкәтен оештыру уңайсызлыгына һәм юлның әлеге участогында даими бөкеләр булуына бәйле күп санлы мөрәҗәгатьләр килгәннән соң кабул ителде.
Юлны проектлаганда Совет районы администрациясе һәм Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе Мамадыш трактында һәм якын-тирәдәге юл чатларында транспорт агымнарын модельләштерү буенча эш алып бардылар. Моннан тыш, җәяүлеләр һәм автомобильчеләргә уңайлы булсын өчен, җәяүлеләр кичү юлын һәм җәмәгать транспорты тукталышын М7 чишелеше юнәлешендә Н.Рахлин урамы һәм Мамадыш тракты киселеше артына күчерделәр.
Совет районы администрациясендә билгеләп үтүләренчә, өстәмә юл чатын урнаштыру һәм җәмәгать транспорты тукталышы белән җәяүлеләр кичүен күчерү транспорт чишелешенең эффективлыгы буенча тәңгәл, әмма әлеге эшләрнең бәясе уннарча тапкыр арзанрак.