В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кандидатларга бәяләү чараларын узарга һәм учреждениене үстерү концепциясен тәкъдим итәргә туры киләчәк
Фото: Мәгариф идарәсе
Татарстан башкаласында муниципаль мәгариф учреждениеләрендә эшләү өчен идарәче кадрлар резервын формалаштыру буенча конкурс дәвам итә. Ярышларда катнашу өчен гаризаны 14-16 нчы һәм 19 нчы февральдә бирергә мөмкин.
Конкурсантларга төп таләпләр – педагогик вазифаларда кимендә биш еллык эш стажы, әзерлек юнәлешләренең берсе буенча югары белем: «Дәүләт һәм муниципаль идарә», «Менеджмент» яки «Персонал белән идарә итү».
Шулай ук югары һөнәри белемле һәм дәүләт муниципаль идарәсе яки менеджмент һәм икътисад өлкәсендә өстәмә һөнәри белемле педагогик яки җитәкче вазифаларда биш еллык эш стажы булган кандидатлар гариза бирә ала.
Конкурс берничә этапта үткәрелә: документлар тапшыру – аларның исемлеге сылтама буенча бастырылган, бәяләү чаралары (әңгәмә һәм аудит), белем бирү учреждениесен үстерү концепциясе презентациясе. Моннан тыш, конкурста катнашучыларның барысы да «Нокта» проектына кушыла алачак, аның очрашуларында алар булачак сынауларның үзенчәлекләре турында беләчәк.
Сайлап алуны уңышлы узган катнашучылар идарәче кадрлар резервы исемлегенә кертелә. Шулай ук аларның Казан федераль университетының юридик факультетында квалификацияләрен күтәрү мөмкинлеге булачак.
Документлар Aysylu.Vakilova@tatar.ru электрон почтасы аша һәм шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсендә (Большая Красная урамы, 1, 315 нче кабинет) 9:30 дан 17:30 га кадәр кабул ителә.
Өстәмә мәгълүматны +7(843)223-23-80 (өст.66321) телефоны буенча белергә мөмкин.