Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.10.2019, 09:21

Казанда ноябрьнең «Бәйләү мәктәбе»нә катнашучылар җыя башладылар

Яңа курс 7-нче ноябрьдә башлана.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). Казанда ыргак белән бәйләү буенча дәресләр дәвам итә. Яңа курс 7-нче ноябрьдә башлана.

«Бәйләү мәктәбе»нә пенсионерлар, күп балалы әниләр һәм башка теләүчеләр дә кушыла ала. Катнашучыларны бәйләү нигезләре белән таныштырачаклар, элмәкләр җыярга һәм исәп-хисап ясарга, баш киемен, модалы сумканы һәм берәр кием элементы бәйләргә өйрәтәчәкләр. Әлеге һөнәрнең теориясе һәм практикасы буенча дәресләр атна саен бушлай булачак.

«Бәйләү мәктәбе» үзенең эшен «Игелекле эшләр көне» фондында апрель аенда «40 яхшылык элмәге» халыкара клубы ярдәме белән башлап җибәрде. Бүгенге көндә инде 60-тан артык кеше бәйләү энәләре, ыргак белән бәйләргә, корама тукымалардан тегү сәнгатенә өйрәнде. Әлеге проект катнашучыларның файдалы ялын оештыруга гына түгел, ә аралашу, белем бирү һәм тәҗрибә уртаклашу, фонд карамагындагыларга өстәмә күнекмәләр алу өчен дә шартлар тудыра.

Курсларда катнашу бушлай, дип хәбәр иттеләр «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында. Дәресләр 7-нче ноябрьдән 28-нче ноябрьгә кадәр һәр пәнҗешәмбе 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Гаврилов ур., 22. Үзең белән ыргак һәм теләсә нинди бәйләү җебе алырга кирәк. Дәрескә (843) 236-65-61 телефоны аша алдан язылырга кирәк.
Барлык яңалыклар