Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.09.2020, 16:23

Казанда «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» беренче полилингваль комплекс ачылды

Комплексны ачу тантанасында Илсур Метшин да катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Казанда рус, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен белем бирә торган «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» беренче полилингваль белем бирү комплексы ачылды.

Комплексны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, Россия Федерациясе төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм башкалар катнашты.

Тантаналы линейкада Рафис Борһанов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен укыды, ул барысын да Белем көне белән котлады. Котлауда республика башлыгы яңа комплекс бинасында балалар үсеше өчен барысы да бар дип билгеләгән: күп функцияле спорт заллары, бассейннар, иҗади остаханәләр, фәнни лабораторияләр, видео- һәм тавыш яздыру студиясе, заманча китапханә. «Кадерле балалар, боларның барысы да сезгә фән, сәнгать, мәдәният һәм спортның гаҗәеп дөньясына керергә ярдәм итәчәк, анда сезгә остазлар ярдәм итәр», – дип ассызыклады ул.

ТР Президенты шулай ук укучыларга яңа уку елының алар өчен нәтиҗәле булуын, ачышлар һәм яңа уңышлар шатлыгы китерүен теләде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Белем бирү комплексы Казанның 165-нче мәктәбе базасында төзелгән. Ул 480 урынлы реконструкцияләнгән башлангыч мәктәпне, 800 урынлы Бичурин урамындагы яңа билингваль мәктәпне һәм 1224 урынлы Бондаренко урамындагы яңа полилингваль мәктәпне үз эченә ала. Соңгысы составында чит шәһәр балалары өчен 240 урынга исәпләнгән интернат гамәлдә булачак. Моннан тыш, комплекс составына «Пламя» балалар лагере базасында 270 урынга исәпләнгән балалар бакчалары һәм ел әйләнәсендә өстәмә белем бирү үзәге керәчәк.

Мәктәптә аерым фәннәрне укыту инглиз телендә алып барылачак: өченче сыйныфтан башлап музыка һәм технология, җиденче сыйныфтан башлап биология, география һәм математика.

Исегезгә төшерәбез, Казан – Татарстанда «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы барлыкка килгән беренче шәһәр. 2022 елга кадәр Татарстанда шундый алты комплекс эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән проектның максаты – балалар рус, татар, инглиз телләрендә укыячак һәм милләтара татулык рухында тәрбияләнәчәк мәгариф комплексы моделен булдыру.

Фоторепортаж
Казанда «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» беренче полилингваль комплекс ачылды
Барлык яңалыклар