Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.12.2022, 13:58

Казанда Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форум ачылды

Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәдәният министры Ольга Любимова һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре, KZN.RU, 5 нче декабрь). Бүген Казанда Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форум ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәдәният министры Ольга Любимова, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, кайбер чит дәүләтләр делегациясе катнашты.

Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның ЮНЕСКО белән хезмәттәшлегенең күптәнге тарихы бар. Республика мәдәни мирасны саклауда актив катнаша. Бүген бөтендөнья мирасы исемлегенә Татарстан территориясендә урнашкан өч объект кертелгән. Хезмәттәшлек ЮНЕСКОның башка юнәлешләре буенча да алып барыла.

«Быел без ЮНЕСКОның мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциясенең 50 еллыгын билгеләп үтәбез. Әлеге документ дөнья байлыгын саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә халыкара законнарга нигез салды, танылган универсаль әһәмияткә ия объектларны коллектив саклауның нәтиҗәле системасын булдыруга ярдәм итте. Конвенция гамәлдә булган 50 ел эчендә дөньяда 1154 объект әлеге исемлеккә керергә лаеклы дип танылды һәм исемлеккә кертелде, бу аларның статусын күтәрүгә һәм туристлар агымын арттыруга ярдәм итә», – диде ТР Президенты.

Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан әлеге процесста да катнаша. Әйтик, 2000 елда ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә – Казан Кремленең тарихи-архитектура ансамбле, 2014 елда – Болгар тарих-археология комплексы, 2017 елда Успенский соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре кертелде.

«Без Казанга, бөтен православие дөньясына Совет хакимияте елларында юк ителгән тарихи гыйбадәтханәне кайтардык – Казан Изге Мәрьям Ана иконасы соборын торгыздык. Хәзер гыйбадәт кылыр өчен җирнең барлык почмакларыннан диндарлар килә», – дип сөйләде ТР башлыгы.

Р.Миңнеханов ассызыклаганча, ЮНЕСКО принципларына һәм идеалларына тугры калып, республикада аның консультатив органнары белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә ниятлиләр. 2020 елда ЮНЕСКОның Россия Федерациясеннән беренчел исемлегенә яңа объект – Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре кертелде, бу Татарстан өчен генә түгел, тулаем ил өчен дә уникаль вакыйга булды. Моңа кадәр Россиядә фән темасына бәйле мөстәкыйль номинацияләр кертелгәне юк иде. Астрономия обсерваторияләре – универсаль кыйммәтне, Россия һәм Татарстан фәненең дөньякүләм мәдәни мираска керткән
өлешен күрсәтүче бөтенләй яңа номинация, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Казанда Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форум ачылды
Барлык яңалыклар