ТР Премьер-министры Алексей Песошин шәһәр халкына һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
![]()
Фото: ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы август). Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәме ачылды. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шәһәр халкына һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Авиация сәнәгате хезмәткәрләре һәм республика халкы өчен мондый бәйрәм уздыру күркәм традициягә әйләнде. Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан – ил икътисадының реаль секторына, шул исәптән авиатөзелеш тармагына ярдәм итү һәм аны үстерү мәсьәләләре системалы рәвештә хәл ителә торган алдынгы төбәкләрнең берсе.
«Ил авиациясен саклау һәм үстерү Татарстан һәм Россия өчен иң мөһим өстенлекләрнең берсе булып тора», – дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры. Аның сүзләренә караганда, бүгенге бәйрәмнең төп максатларыннан берсе – үсеп килүче буынның авиация тармагына карата кызыксынуын арттыру. Моның өчен Татарстан Республикасының иң эре авиа сәнәгате предприятиеләре бүген үз стендларында һөнәри юнәлеш бирүче консультацияләр үткәрә, аларда яшьләр төрле авиация белгечлекләре белән таныша һәм булачак һөнәрләрен сайлый алалар.
Ачылыш тантанасы вакытында ТР Премьер-министры ТР дәүләт бүләкләре – «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, «ТР Атказанган машина төзүчесе» мактаулы исемнәре, ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатлары тапшырды, шулай ук тамашачыларга яхшы яллар теләде.
Аиватамаша ачылышы танатнасында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, «Туполев» ҖАҖ идарәче директоры Вадим Королев, «Казан вертолет заводы» АҖ генераль директоры Владимир Гинсбург, А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ– КАИ ректоры вазыйфаларын башкаручы Тимур Алибаев катнашты, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте.
Бәйрәм кысаларында граждан һәм хәрби самолетлар һәм вертолетлар очышы, парашютчылар чыгышы планлаштырылган, авиатехника экспозициясе җәелдерелгән. Тамашачылар кечкенә очу аппаратлары тамашасын һәм аларның җиргә төшүен күрәчәкләр. Моннан тыш, кич белән тамашачылар «Стрижи» очучылар төркеме чыгышын да карый ала.
Бәйрәм вакытында концерт программасы, үзмәшгульләр ярминкәсе, фуд-корт зонасы, ДОСААФ һәм Казан танк училищесы мәйданчыклары оештырылган.