В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң беренчеләрдән булып бүлмәләрне, кухняларны һәм башка бүлмәләрне Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин карады.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Казан дәүләт энергетика университетының дүртенче студентлар тулай торагын ачуда катнашты. Чарада шулай ук статс-секретарь – РФ Мәгариф һәм фән министры урынбасары Петр Кучеренко катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, КДЭУ – илнең алдынгы техник вузларының берсе. «Энергоуниверситет безнең өчен бик мөһим. Татарстан – энергия сыйдырышлы республика, һәм безгә энергетика тармагы өчен югары квалификацияле кадрлар кирәк. Югары уку йорты ректоры университет көндәшлеккә сәләтле булсын өчен бик күп эш башкара, ә студентлар бүген кирәкле компетенцияләргә ия булды, – дип ассызыклады ТР Президенты. – Бүген без яңа студентлар кампусын ачабыз. Ул шәһәрнең нәкъ үзәгендә, метро янында урнашкан. Бу бик кирәкле объект».
Аннары чарада катнашучылар тулай торакны: студентлар бүлмәләрен, кухняларны һәм гомуми файдаланудагы башка бүлмәләрне карадылар. 400 урынга исәпләнгән бина «Кәҗә бистәсе» метро станциясе янында төзелгән һәм заманча шәһәр төзелеше технологияләре буенча проектланган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.