В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тантанада Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин, Илдус Нәфыйков һәм башкалар катнашты.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь). Бүген Казанда, Конституция суды бинасы янында Сәйфихан Хәбибулла улы Нәфиевка истәлек тактасы ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Сәйфихан Хәбибулла улы Нәфиев республика Конституция судының беренче рәисе булды. 1992-2000 елларда ул Татарстан прокуратурасын җитәкли. Быел Нәфиевның тууына 80 елллыгы да билгеләп үтелде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәйфхан Нәфиевның Татарстан Республикасы Конституция судын булдыруга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Үзенең эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк Конституция суды законның өстенлеген тәэмин итүгә, кеше һәм гражданның төп хокукларын һәм ирекләрен яклауга юнәлдерелгән иде, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Сәйфихан Нәфиевка мемориаль такта – үз эшенә фидакарьләрчә бирелгән, Татарстан Республикасы юристларының берничә буынын тәрбияләгән атаклы профессионалга чын күңелдән рәхмәт белдерү билгесе.
Аннары ТР Конституция суды бинасында кунаклар һәм чакырылган кунаклар Сәйфихан Нәфиевка багышланган экспозиция белән таныштылар.
ТР Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов Сәйфихан Нәфиевның хезмәт кенәгәсен улы Г.С. Нәфиевка тапшырды.