Аны Идел дәүләт су транспорты университеты филиалы бинасында урнаштырдылар.
Фото: mincult.tatarstan.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь). Бүген Идел дәүләт су транспорты университетының Казан филиалы бинасы янында Советлар Союзы Герое, дошман самолетында легендар качыш оештырган очучы Михаил Девятаевка мемориаль такта ачтылар.
Истәлекле билгене урнаштыру Александр Печерскийның хәтер фонды инициативасы белән Президент грантлары фонды ярдәме белән оештырылды. Мемориаль тактаны ачу тантанасы ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Илсур Хисмәтуллин, Александр Печерскийның хәтер фонды җитәкчесе Юлия Макарова, «ВолгаТатСудоремонт» ҖЧҖ директоры Роман Лизалин, шулай ук университет ветераннары катнашында узды. Моннан тыш, тантаналы чарада Советлар Союзы Герое Александр Девятаевның улы да булды, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Михаил Девятаев Спас өязе Торбеево авылында туган, 17 яшендә Казанга күченгән, анда елга техникумын тәмамлаган. Сугыштан соң ул Татарстан башкаласына кайткан, үлеменә кадәр биредә яшәгән.