Күргәзмәдә Татарстан предприятиеләре, Яр Чаллының Тарихи-туган якны өйрәнү музее, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы материаллары тәкъдим ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). Бүген Казанда Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда «Алга үткәнгә» күргәзмәсе старт алды. Экспозиция ТАССРның 100 еллыгына багышланган һәм төбәкнең фән, авыр сәнәгать, оборона җитештерүе, авыл хуҗалыгының төрле өлкәләрендәге төп казанышлары белән таныштыра.
Күргәзмәдә Татарстан предприятиеләре, Яр Чаллының Тарихи-туган якны өйрәнү музее, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы материаллары тәкъдим ителгән. Аерым алганда, күргәзмә «КАМАЗ», Казан оптика-механика заводы, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе, Казанның «Электроприбор» заводы, «Тасма» һәм «Мелита» компанияләре, Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, «Татхимфармпрепаратлар» һәм башка предприятиеләрнең эше турында сөйли.
Экспозициядә бораулау нефть җайланмасының макетын, ике миллионлы KAMAZ-6522 автомобиленең моделен, Ту-16 самолетының катапульт кәнәфиен, ДГ-128А гидростабилизаторы белән телевизион түбә макетын, «Юпитер - 37А» фотообъективын, «Кама» кинокамерасын, сыер саву аппаратын һәм башка бик күп нәрсәләрне күрергә мөмкин. Экспонатларның күпчелек өлеше интерактив, шуңа күрә килүчеләрнең, мәсәлән, кресло-катапультка утырырга мөмкинлекләре бар.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгында хәбәр итүләренчә, күргәзмә 20-нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.